Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәла-каза

Әбиләренә кунакка килгән бала янгын чыгарган

Үзенең дә тәне 98 процент пешкән

Красноярск краендагы Назарово авылында шәхси йортта янгында 7 яшьлек бала бик каты пешә. Бу турыда "Комсомольская правда" яза. 

Малай әбисе белән бабасы янына кунакка килә һәм чоланда ут белән уйный. 

"Якынча белешмә буенча, 25 марттан башлап малай бабасы белән әбисе өендә кунакта була. 26 мартта бала шырпы ала һәм чоланга кереп бикләнә. Ул биредәге әйберләргә ут төртә. Чоланнан төтен чыга башлагач, бабай ишекне ватып ача, оныгын сөйрәп чыгара", - дип сөйләгәннәр өлкә буенча Тикшерү идарәсендә.

Баланың бөтен тәне диярлек пешеп беткән. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланы хастаханәгә алып киткән. Хәзер ул Назарово район хастаханәсендә ята. 

Тикшерүчеләр баланың караучысыз калу сәбәпләре, ни өчен ут белән уйнавын ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Фото: https://krk.sledcom.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев