Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Бураннан соң юлларда җитди аварияләр барлыкка килде (ВИДЕО)

Хәтта аккошлар бозга ябышып каткан

Казанда буран булу сәбәпле, юлларда җиде баллы бөкеләр һәм җитди аварияләр барлыкка килде. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Ветеринария академиясе» тукталышы янында өч машина бәрелешкән, ТЭЦ урамында йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән.

Казанның юл хезмәтләре урамнарны бозлануга каршы эшкәртә башлады, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Узган төн шактый салкын булды. Күлләвекләр һәм сулыкларда боз ката башлады. Автобазар янындагы күлдә ике аккош бозга ябышып каткан. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.

Шәһәр халкына бозга керүдән тыелырга киңәш ителә. 7 сантиметрдан юка бозга керү бик куркыныч дип кисәтә белгечләр.

Барлык видеоларны чыганакта карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев