Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Чаллы янында авариядә 7 кеше, шул исәптән 4 бала имгәнгән

Йөртүче каршы як полосага чыга

Чаллы шәһәре янында авариядә 7 кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза Интертат.

Фаҗига Чаллы-Түбән Кама юлының 2нче километрында була.

«Якынча белешмә буенча, «Лада Приора» машинасын йөртүче каршы як полосага чыга, биредә ул «каблук» тибындагы «Лада Гранта» автомобиленә бәрелә. Шулай итеп 7 кеше имгәнә. ЮХИДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклый», – дигәннәр ведомствода.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, имгәнүчеләрнең өчесе олы кеше, дүртесе – балалар. Барысын да Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр. Үлүчеләр юк, диелә хәбәрдә.

шаһитлар фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев