Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Хат ташучылар үзләрен сыный

"Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу буенча бәйге игълан иткән иде. Бу бәйгедә почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылуны оештыручы теләсә кайсы хезмәткәр катнаша ала. Бәйгенең төп шартлары түбәндәгедән гыйбарәт: хат ташучының "Татмедиа" басмаларына, ягъни республикадагы 10 газета, 13 журналга һәм район газетасына язылучылар саны 2012...

"Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу буенча бәйге игълан иткән иде. Бу бәйгедә почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылуны оештыручы теләсә кайсы хезмәткәр катнаша ала.
Бәйгенең төп шартлары түбәндәгедән гыйбарәт: хат ташучының "Татмедиа" басмаларына, ягъни республикадагы 10 газета, 13 журналга һәм район газетасына язылучылар саны 2012 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда ким булмаска, ә арткан булырга тиеш. Шушы шарт үтәлгәндә генә хат ташучы бәйгедә катнаша ала. Бәйгегә йомгак ясаганда әлеге торак пунктта "Татмедиа" басмалары тиражының үсеше, бер мең кешегә исәпләгәндә әбунәчеләрнең җыелма саны исәпкә алыначак.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
"Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләрендә "Татмедиа" басмаларына тиражны арттыруга ирешүчеләр бүләкләнәчәк. Ике номинациядә дә премияләр түбәндәгечә:
Беренче урынга 34483әр сум (шул исәптән 4483 сум салым);
Икенче урынга - 28736 сум (салым 3736 сум);
Өченче урынга 22989 сум (салым 2989 сум).
Бәйге төгәлләнергә вакыт күп калмады. Әйдәгез, почта бүлекчәсе хезмәткәрләре, республика бәйгесендә сез дә актив катнашыгыз. Кем белә, бәхет бәлки сезгә елмаер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев