Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәла-каза

Чукоткада өч кеше утырган самолет югалган

Бортта экипажның ике әгъзасы һәм бер пассажир бар

Чукоткада Ан-2 самолеты элемтәгә чыгудан туктаган, аның бортында 3 кеше булган. Аны эзләргә вертолет һәм вездеход киткән. Бу хакта ТАСС Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Хәбәр ителгәнчә, самолет Певек-Ас Полярный-Певек маршруты буенча очкан, бер мизгелдә ул радарлардан югалган һәм төшеп утырганда элемтәгә чыгудан туктаган. Бортта экипажның ике әгъзасы һәм бер пассажир бар.

Хәзерге вакытта Ан-2 самолетының соңгы координаталары билгеле. Әмма әлегә ул табылмаган һәм элемтәгә чыга алмаганнар. Эзләүгә шулай ук коткаручылар һәм вездеходларда волонтерлар җибәрелгән.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев