Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Фатирда газ шартлаган, 4 кеше зыян күргән, йорт стенасы җимерелгән

Гадәттән тыш хәл Казан янында булган

Бүген иртән Казан янындагы Осиново бистәседәге ике катлы торак йортның икенче катындагы бер фатирда газ шартлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең Үзәк урамындагы 7нче йортта булган. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, дүрт кеше зыян күргән, диелә хәбәрдә.

Прокуратура Осиново бистәсендәге торак йортта көнкүреш газы шартлау факты буенча тикшерү оештырган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Урынга Яшел Үзән прокуроры вазифаларын башкаручы Антон Васютин килгән.

Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук газ җиһазын файдаланган вакытта иминлек таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк.

Фото: Татарстан прокуратурасы, https://t.me/prokrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев