Газетасыз тормыш күңелсез
Почта элемтәсе бүлекчәләрендә чираттагы "урак өсте" - икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу төгәлләнде. Әгерҗе районы почта элемтәсе участогы матбугат басмаларына язылу планын арттырып үтәп, республика буенча дүртенче урынга чыкты. Район халкы бу яртыеллыкта барлыгы 4 миллион 178 мең сумлык 23090 данә газета-журналга язылды. Электрон почта һәм Интернет заманында яшәсәк тә, 320...
Почта элемтәсе бүлекчәләрендә чираттагы "урак өсте" - икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу төгәлләнде. Әгерҗе районы почта элемтәсе участогы матбугат басмаларына язылу планын арттырып үтәп, республика буенча дүртенче урынга чыкты.
Район халкы бу яртыеллыкта барлыгы 4 миллион 178 мең сумлык 23090 данә газета-журналга язылды.
Электрон почта һәм Интернет заманында яшәсәк тә, 320 елга якын тарихы булган традицион почта элемтәсеннән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Өстәвенә, алар күрсәтә торган хезмәт төрләре дә артты. Шуңа күрә почта элемтәсе бүлекчәләреннән көнозын халык өзелми: кемдер коммуналь хезмәтләргә түли, матбугатка языла, икенчеләре заказлы хат, акча, посылка сала, берәүләр пенсияне биредә ала. Открытка- конвертның, гәзит-журналларның да ниндиләрен генә тәкъдим итмиләр. Вак-төяк товар да почта бүлекчәләрендә еш кына кибеттәгедән арзанрак була.
Дөрес, газета-журналларга язылучылар, хат язышучылар саны узган гасырның 80-90 еллары белән чагыштырганда берничә тапкырга кимеп, хат ташучының сумкасы шактый юкарса да, аның хезмәте һич тә җиңеләймәде. Хәзер хат ташучы сумкасына товар тутырып чыга, сату планын үтәргә кирәк. Ә кирәкле товарны өйгә үк китереп бирүләре халык өчен ифрат уңайлы. Күпләр коммуналь хезмәтләргә түләүне, яраткан басмасына язылуны да хат ташучы аша башкаралар. Өлкәннәр бигрәк тә пенсия буласы көнне аны зарыгып көтеп алалар. Кыскасы, хат ташучы бүген дә турыдан-туры халык белән эшләүче бик кирәкле һөнәр иясе.
Газета-журналлар редакцияләре дә зур хезмәт куеп нәшер иткән басмаларын халык арасында пропагандалаучы, аны яздыручы, әбүнәченең өенә китереп бирүче почта хезмәткәрләренә, бигрәк тә хат ташучыларга рәхмәтле.
Икенче яртыеллыкка "Әгерҗе хәбәрләре" газетасына язылучылар саны 6 меңнән артып киткән икән, бу да почта хезмәткәрләренең йорттан-йортка кереп, халыкны яраткан басмаларына яздыруда зур хезмәт куюы нәтиҗәсе. Без беренче яртыеллык белән чагыштырганда район газетасына язылучылар санын арттыруга ирешкән Сарсак-Омга ( начальнигы Лидия Павлова), Кырынды (Филисә Якупова), Девәтернә ( Гөлшат Хисмәтуллина), Азево (Елена Чикурова) почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Тирсә, Салагыш, Бима почтасында эшләүчеләр дә газетабызга язылучылар санын киметмәделәр. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан газетага язылу нәтиҗәләре буенча аларга олы рәхмәтләребезне җиткереп, редакция бүләкләрен тапшырдык.
"Сер түгел, соңгы елларда шәхси газеталар саны яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек үсә. Халыкка сайлап алу мөмкинлеге зур. Күпләр күренекле шәхесләр турында имеш-мимешләр, гайбәтләргә корылган язмаларны укырга яраталар һәм шундый басмаларга язылалар да. Ләкин без беренче чиратта халыкны район газетасына язылырга өндибез. Чөнки ул - җирле власть белән халыкны бәйләп торучы басма. Башкаларда укырга кызыклы әллә нинди язмалар булса да, район хәлләре белән фәкать үзебезнең газета аша гына танышып була бит", ди "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылуны оештыруга аеруча зур җаваплылык белән караучы подписка бүлеге начальнигы Мөнирә Рахмаева. Менә шулай бердәм булып эшләвебезнең нәтиҗәсе дә күз алдында.
Россиядә халык газета укымый, язылмый дип чаң суккан заманда яшәгәнлектән, почта хезмәткәрләре белән очрашканда һәрвакыт "Сездә хәлләр ничек бу яктан?"дип сораштырам. "Бәяләре әллә ни арзан булмаса да, хәзер дә 5-6 төрле җитди басмага язылучылар булуына сөенәм. Андыйларны гәзиткә язылырга өндәп торасы да юк. Подписка башлану белән яраткан басмаларына иң беренче булып язылалар. Мәсәлән, Көчектә Зөлфирә Төхвәтуллина, Рәис Баһаутдинов, Дилә Шәрәфетдинова, ялгызы инвалид бала тәрбияләүче Нәсимә Фәссәхова, Тәскирә Баһаутдинова гәзит-журналларга акча кызганмыйлар", ди Көчек почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Дилүсә Минһаҗева. Тирсәдән Гүзәлия Муллахмәтова да Алик Төхвәтуллиннар, Гөлсияр Мусина гаиләләрен иң күп газета укучы дип атады. Халыкны вакытлы матбугатка язылуны аеруча актив алып баручы, аларны йортларга вакытында таратучы хат ташучылар Луиза Галиуллина, Сәкинә Вәлиуллина, Вера Нурмөхәммәтованы мактап телгә алды.
Ләкин кайчакта гәзитне вакытында китермиләр дигән зар-моңнар да ишетергә туры килә. Мәсәлән, соңгы вакытларда Салагыштан, Кырындыдан гәзитне соңга калып алабыз дип шалтыратучылар булды. Әгерҗедә дә район газетасын вакытында китермиләр диючеләр очрый. Менә монысы һич тә гафу итәрдәй хәл түгел инде. Шәһәр халкының өенә газетабыз һәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә килергә тиеш. Ә авыл халкына район газетасы, дөрестән дә, Әгерҗедән бер көн соңга калып китә. Хөрмәтле почта хезмәткәрләре, халык болай да укудан бизеп барган заманда яраткан басмаларын вакытында китермичә укучыларыбызның күңелен кайтармасагыз иде. Хәләл акчасын түләп язылган гәзитен һәркем көтеп тора. Ә аны вакытында халыкка җиткерү - сезнең төп бурычыгыз!
Һөнәри бәйрәмегез белән, сезне почта хезмәте күрсәтүче дуслар! Халыктан гел мактау, рәхмәт сүзләре генә ишетеп эшләсәгез иде.
Рәмзия Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев