Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

“Әгерҗе хәбәрләре“ мөхтәрәм язучыны котлады

Әгерҗедә нәшер ителгән “Ленин юлыннан“ газетасында берничә ел хезмәт куйган язучы, журналист Госман Гомәр бу көннәрдә 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.

Кичә аның гомер бәйрәме уңаеннан Татарстан Язучылар берлегендә әдәби кичә уздырылды.

Юбилярны котларга, зал тутырып, Госман Гомәрнең якын дуслары, коллегалары, якташлары һәм туганнары килгән иде. Әгерҗелеләр исеменнән юбилярны хезмәт юлын Әгерҗе районында узган, бүгенге көндә Казанда яшәүче хөрмәтле кардәшебез Гомәр Шакиров тәбрикләде һәм “Әгерҗе хәбәрләре“ исеменнән котлау, бүләкләр тапшырды.

Госман ага Гомәрнең юбилее уңаеннан редакция хезмәткәре Асия Корбангалиева иҗат иткән шигъри юллар өлкән хезмәттәшебез күңеленә хуш килгәндер:

Җибәрәбез кайнар сәлам Әгерҗе якларыннан,

Иж буе дулкыннарыннан, Чулмансу ярларыннан.

Балык Бистәсенең улы, яраттың безнең якны,

Без, өлкәннәр, хәтерлибез гөрләп торган шул чакны.

Красный Бор районының гәзитендә эшләдең,

Тынгы белмәс, очлы күзле оста журналист идең.

Үз иттең безнең якларны, мактадың эшчән халкын,

Аеруча яраттың син оҗмахтай табигатен.

Әсир иткән Иж буйлары, әрәмә-болыннары,

Җырлы, сандугачлы Барҗы, Рыс, чишмәле Шаршады...

Карурманы, биек тавы хис давылың кузгаткан,

“Шомыртым“ны язгансың бит, кызлар булган күз аткан.

Безнең “Ленин юлыннан“да үткенләнгәч каләмең

 “Совет Татарстаны“на киттең, югары үрмәләдең.

“Татарстан яшьләре“ндә, эшләгәндә “Заман“ да

Үз итеп укыдык сине, син безнеке һаман да.

Үзең дә бит онытмыйсың, “Чия чебене“ чыкты,

Повестьлар һәм әсәрләрдә тасвирладың бу якны.

Яшьлек эзең саклый төбәк – дуслар диеп җан аттың.

Быел килгәч Әгерҗегә сине күреп шаккаттым:

Син һаман шул, шук һәм шаян, тапкыр-зирәк, жор телле,

Яшьләр кебек җиңел-җитез, терекөмеш шикелле.

Тирсәгә килгәч сөйләдең, узды монда яшьлек дип,

Бездә чыныккан корыч син, шәп журналист, зур әдип.

“Алтын бөртекләп җыела“ – адашың Садә язган,

Синең хакта язганнарны укып торабыз һаман.

“Казан утлары“, “Мәгърифәт“ басты синең турында,

Барлас Камал, Әхмәт Гадел язды “Шәһри Казан“ да.

Китапларыңны укыйбыз: “Гармун теле унике“,

Үз итәбез сине зурлап: “Госман Гомәр – безнеке“.

Якташларым-бәгырьләрем, дип дәшәсең бүген дә,

Хөрмәт-ихтирам һәм рәхмәт сиңа карата бездә.

Юбилей белән котлыйбыз без сине чын күңелдән,

Кунакка килештерегез, урын булыр иң түрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев