Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Бәла-каза

Әгерҗе полициясендә тун сатарга теләп, бар акчасыннан колак каккан хатын-кыз эше тикшерелә

Уяу булыгыз!

Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлегенең кизү частенә Чаллы шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул түләүсез сайтларның берсендә тун сату турында белдерү урнаштырган, ә бераздан аңа потенциаль сатып алучы язган. Билгесез зат тунны сатып алырга әзер булуын белдереп, әмма, янәсе, аны килеп ала алмавын сәбәп итеп, хатын-кыздан "посылка" җибәрүен үтенә. Шунда ук доставка рәсмиләштерер өчен ялган сылтама да җибәрә.

Тун сатучысы, сылтама буенча узып, үз банк картасының мәгълүматларын һәм 3 саннан торучы махсус кодын кертә. Бу гамәлләрне ул берничә тапкыр башкарган, чөнки ялган сайт хата күрсәткән. Ә бу вакытта мошенниклар банк картасыннан берничә тапкыр акча урлый. Шулай итеп ул 15 мең сум акчасыннан колак кага.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге юрисконсульты Валентина Долженкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев