Әгерҗе районында коточкыч авария булган
Зур зыян күргәннәр
Кичә иртән Әгерҗе районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел автомобиль йөртүчесе зур тизлектә каршы як полосага чыгып, Газель белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, машинаны трассадан кюветка алып ташлый, ике автомобильнең дә корпусына җитди зыян килә.
Республика Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе зыян күргән, аны хастаханәгә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев