Әгерҗе районында мошенниклык очраклары арткан
Үтерү белән янауның 3 очрагы теркәлгән
Октябрь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә хокук бозуларга кагылышлы 355 хәбәр (узган елның шул чорында – 381) алынган.
Шулардан:
чит милекне урлау – 20,
мошенниклык – 7,
торакка законсыз рәвештә үтеп керү – 2,
вак урлашу – 10,
кыйнау – 19,
гаилә низаглары – 11,
үтерү белән янауның 3 очрагы теркәлгән.
Бу айда 32 кеше кинәт вафат булган, 7 кеше хәбәрсез югалган. 5 бәхетсезлек очрагы, 6 кешенең җәрәхәтләнүе турында хәбәр алынган. Зыян күрүчеләрсез 14 юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Транспорт чарасы белән салмыш хәлдә идарә иткән 9 кеше тоткарланган. Гомумән, быелның 10 аенда исерек килеш руль артына утырган 107(!) машина йөртүче ЮХИДИ инспекторлары “кармагына“ эләккән.
Законсыз төстә наркотик матдә саклауның һәм алкоголь продукциясе сатуның берәр очрагы ачыкланган.
Валентина ДОЛЖЕНКОВА,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча юрисконсульты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев