Әгерҗедә җиңел машина янган
Зыян суммасы ачыклана
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген көндез 10.11 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Островский урамындагы гараж комплексында «ЗАЗ» җиңел машинасы яна, дигән хәбәр килгән.
Урында ачыкланганча, ут автомобильнең мотор өлешенә капкан. Янгын сүндерүчеләр җиңел машинага күбек сиптергән, утны шулай туктата алганнар.
Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәпләре һәм зыян суммасы ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев