Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗедә ике гектар мәйданда үлән янган

Ярдәмгә Кече Пургадан да бригада килә

17 майда 15 сәгатьтә янгын сүндерү бүлекчәсенә Әгерҗедәге элекке совхоз территориясендә үлән януы турында хәбәр алына. 

Ул телләре таралуга коры һәм җилле көн дә сәбәпче булган. Әгерҗе районы янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә Кече Пургадан да бригада килә. Шулай ук совхозда яшәүчеләр дә булышлык күрсәтәләр. 

Күзәтчелек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, үлән янган территориянең бер өлеше  күпбалалы гаиләләргә бүлеп бирелгән участоклар була. 

–    Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен милек хуҗалары үзләренең участокларын тиешле тәртиптә тотсыннар, үләннәрне һәрвакыт чабып торсыннар иде, – ди бүлекчә начальнигы Айрат Шәйдуллин. 

Янгын белән бер сәгать дәвамында көрәшергә туры килә. Якынча мәгълүматлар буенча, ул ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. 

–    Якын көннәрдә һава торышы үзгәрми. Явым-төшем көтелми. Шуңа күрә райондашларга мөрәҗәгать итеп, сак булыгыз дибез. Кечкенә генә бер ялгышлык та зур фаҗигагә китерергә мөмкин, – дип искәртә Айрат Шәйдуллин. 

Фото күзәтчелек идарәсеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев