Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәла-каза

Әгерҗедә яшәүче мошенниклар кармагына эләккән

Хөрмәтле әгерҗелеләр, сак булыгыз!

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге штабыннан хәбәр итүләренчә, таныш булмаган затларга товар өчен алдан түләү сыйфатында акча күчерергә ярамавы турында даими кисәтеп тору да Әгерҗедә яшәүче бер ханымны җинаять корбаны булудан сакламаган. 

Февраль аенда яшь әни эчке эшләр бүлегенә билгесез затның балалар коляскасын сату тәкъдиме белән аның банк картасыннан акча урлавы турында хәбәр итә.

Бу ханым балалар коляскасы сатып алу максаты белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә  белдерү таба. Колясканы сатып алуга заявка тутырганнан соң, сатучы аның белән элемтәгә керә. 

Аның белән аралашканнан соң, товарга түләү өчен банк картасы номерын алгач, зыян күрүче «ВТБ-Онлайн» кушымтасы аша товар өчен акча күчерә. Түләү алган сатучы, янә бу ханым белән элемтәгә кереп, товарны китерү өчен дә акча күчерергә куша. Ханым әйткәнне үти. Чираттагы түләүне алгач сатучы тагын бер кат зыян күрүчегә шалтырата һәм иминиятләштерү түләвен дә башкарыуын сорый. Шуннан соң гына яшь ханым шикләнә башлый һәм күчергән акчаларны кире кайтаруларын таләп итә. Сатучы акчаны күчерү өчен товар китерү белән шөгыльләнә торган транспорт компаниясе сылтамасын җибәрә. Ханым бернинди шикләнүсез банк картасы мәгълүматларын язып җибәрә. уннан соң картадагы барлык булган акчасы юкка чыга... 

Хөрмәтле әгерҗелеләр, сак булыгыз! Банк карталары мәгълүматларын беркемгә дә хәбәр итмәгез! Товар сатып алганда алдан акча күчермәгез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев