Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Әгерҗедә йөртүче авария урыныннан качып киткән

"Права"сы булмаган

Шимбә, 13 ноябрь көнне, Әгерҗе районы Тирсә авылында юл-транспорт һәлакәте булган. Йөртүче электр тапшыру линиясе баганасына килеп бәрелгән һәм авария урыныннан качып киткән.  

Эзләү чаралары барышында хокук бозучының кем булганлыгы ачыклана. Ул Тирсә авылында яшәүче булып чыга. Билгеләп үтелгәнчә, ир-атның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган, шулай ук медицина тикшерүеннән баш тарткан.

Суд аңа 12 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев