Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Идарәсез калган фураны куллары белән туктатырга тырышкан ир соңгы мизгелдә читкә сикереп өлгергән (ВИДЕО)

Сикереп кала

Видеога Казанда машина йөртүченең шуып барган фураны куллары белән туктатырга тырышуы эләккән.  

Бүген социаль челтәрләрдә Сахаров урамындагы бер камерага төшерелгән видео пәйда булды. Роликта зур йөк машинасын йөртүченең кинәт китеп барган транспортны куллары белән туктатырга тырышуы күренә.

Әмма ул моңа ирешә алмый һәм фура янәшәдә туктап торган җиңел машинага барып бәрелә.

Ир-ат машина бәрелер алдыннан соңгы мизгелдә читкә сикерергә өлгерә. Автор сүзләренә караганда, берәү дә зыян күрмәгән.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев