Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Яз кояшы күңелендә

Аның белән эшләве бик рәхәт. Бер коллективта 30 ел бергә эшләгәннән соң бу сүзләрне мин ышанып әйтә алам. Без, хатын-кыз заты, эштә хезмәт вазифалары буенча гына түгел, гаиләдәге, шәхси тормыштагы шатлык-борчуларны, эч серләрен ихластан уртаклашырдай, иң авыр чакта да сине аңлардай, төпле киңәшләрен бирердәй кеше эзлибез. Ул - менә нәкъ...

Аның белән эшләве бик рәхәт. Бер коллективта 30 ел бергә эшләгәннән соң бу сүзләрне мин ышанып әйтә алам. Без, хатын-кыз заты, эштә хезмәт вазифалары буенча гына түгел, гаиләдәге, шәхси тормыштагы шатлык-борчуларны, эч серләрен ихластан уртаклашырдай, иң авыр чакта да сине аңлардай, төпле киңәшләрен бирердәй кеше эзлибез. Ул - менә нәкъ шундый сыналган хезмәттәш, чын дус-ахирәт.

"Әгерҗе хәбәрләре" редакциясендә баш бухгалтер булып эшләүче хезмәттәшебез Вәзирә ЧУРАЕВА турындагы ихластан әйтелгән бу сүзләр белән коллективыбыздагы башка хезмәттәшләр дә, 34 ел элек 34нче шәһәр урта мәктәбен тәмамласалар да бүгенгәчә аралашып яшәүче сабакташлары да, дуслары да килешерләр, мөгаен.
Без редакцияне аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Һәркөн иртән җиде тулганчы редакция ишеген иң беренче ачып керүче, кирәк чакта бик еш ял көннәрендә дә баштанаяк эшкә чумып утыручы Вәзирәбезне, чын мәгънәсендә, эш аты дибез. "Татмедиа" карамагындагы район газеталары редакцияләре баш бухгалтерлары арасында ул - иң күп стажлы һәм бай тәҗрибәле хезмәткәр. Казандагы җитәкчеләребез тарафыннан аның эшенә беркайчан тел-теш тидергәннәре юк, киресенчә, киңәшмәләрдә Вәзирәбезнең эшен еш кына башкаларга үрнәк итеп куялар. Редакция шундый баш бухгалтеры булуы белән бик тә бәхетле. Отчет вакытында яки яңа бухгалтерлык программалары белән эшли башлаган чорларда аның эш телефоны тынып тормый. Яшь коллегалары кайсы районнардан гына шалтыратып, мең төрле сорауларын яудырмыйлар аңа. Вәзирә Вәҗетдиновна, үзенең ашыгыч эшләрен читкә куеп, барысына да җентекләп аңлатырга вакыт таба.
Киң күңелле хезмәттәшебез, әнә шулай, кеше хакын үзенекеннән дә алда куеп, башкаларга, бигрәк тә туганнарына, дусларына ихластан ярдәм итәргә атлыгып торуы белән олы ихтирам яулады. Авырып китсәләр дә, авыр хәлдә калсалар да Вәзирәбез ашыгыч ярдәм кебек иң беренче килеп җитә, ничек тә хәлеңне җиңеләйтергә тырыша. Сыйныфташ дусларын барлап-җыеп, һәрберсенең туган көннәрен искә төшереп тәбрикләп торучы да ул.
Менә шундый мәрхәмәтле, туган җанлы, дуслыкның кадерен белүче Вәзирәбезнең бүген гомер бәйрәме икәнен дә күпләр беләдер. Хатын-кызның яшен сорамыйлар. Күңеле матур һәм һәрчак яшь бу ханым каршында еллар да көчсез. Ул һаман сөйкемле, тынгысыз, энергиясе ташып тора, күңелендә - һәрчак яз аның. Еллар хөрмәтле юбилярыбызга бары тик сәламәтлек, күңел көрлеге, хатын-кыз бәхете генә алып килсен. "Әгерҗе хәбәрләре"ндә тагын күп еллар хезмәт итеп, яңа уңышларга ирешергә язсын, Вәзирә Вәҗетдиновна. Юбилеегыз белән Сезне!
Иң изге теләкләр белән, хезмәттәшләр, редакциянең матбугат ветераннары исеменнән баш мөхәррир Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев