Казан аэропортында таможня хезмәткәрен ришвәт алганда тотканнар
Җинаять эше кузгатылган
Казан аэропортында таможня хезмәткәрен 300 доллар күләмендә ришвәт алганда тотканнар.
Казан транспорт полициясе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 7 март көнне 42 яшьлек таможня хезмәткәре Истанбулдан Казанга кайткан пассажирда 10 мең доллардан артык декларацияләнмәгән акча табып алган. Таможня тикшерүе акты төземәс өчен, ул хатын-кыздан 300 доллар күләмендә ришвәт алган.
Әлеге факт нигезендә «Ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер таможня хезмәткәре 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев