Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Коточкыч авариядә 6 кеше зыян күргән

Шаһитлар бу санны 7 дип атый

Татарстан юлында җиңел машиналар белән булган авариядә җиде кеше зыян күрде. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итә.

Кичә кич Бөгелмә районында трассада 10нчы модель «Лада» шоферы идарәне үти алмый һәм чит ил машинасы белән бәрелешә. Көчле бәрелүдән чит ил машинасы кюветка төшеп китә.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән, әмма ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында агентлыкка зыян күрүчеләрнең саны — алты, дип хәбәр итәләр. Аларның барысын да төрле җәрәхәтләр белән Бөгелмә хастаханәсенә илткәннәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев