Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Күп фатирлы торак йортның түбәсе ишелгән

Түбә ишелүнең сәбәбе кар өеме булырга мөмкин

Башкортстан Республикасында күп фатирлы торак йортның 300 квадрат метр зурлыгында түбәсе җимерелеп төшкән.

Гадәттән тыш хәл Башкортстанның Бишбүләк районы Бишбүләк авылында булган. Үзәк урамда урнашкан бер йортның өлешчә түбәсе җимерелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РИА Новости.  

Вакыйга булган урынга килгән коткаручылар торак йортның ике кыеклы түбәсе өлешчә җимерелүен ачыклый. 16 фатирлы йортның 300 квадрат метр мәйданда түбәсе ишелгән. Түшәмгә зыян килмәгән.

«Түшәмгә зыян булмаган, һәлак булучылар яки имгәнүчеләр юк», — диелә ведомствоның матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

Түбә ишелүнең бер сәбәбе кар өеме булырга мөмкин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев