Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Машина таптатып, 14 ат һәлак булган

Машина йөртүче дә зыян күргән

Оренбург өлкәсендә «Тойота Лэнд Крузер» машинасы ат көтүенә бәрелгән. 14 ат урында ук һәлак булган. Бу турыда РИА Новости төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте, дип яза Интертат.

Машина йөртүчегә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм кайтарып җибәргәннәр.

Полиция белешмәсе буенча, фаҗига Орск-Шильда-Чиләбе өлкәсе чиге юлында, Тасбулак авылы янында була. Орск шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек ир-ат «Тойота Лэнд Крузер» машинасы белән ат көтүе өстенә барып керә. Атлар биредә яшәүче кешенеке була.

«Авариядә бөтен терлек тә һәлак булды, машина йөртүченең аскы казналыгы сынган, битендә имгәнгән урыннар күп. Аңа медицина ярдәме күрсәтелде», дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев