Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәла-каза

Нәни кызны эт талаган, узып баручылар ярдәм итмәгән

Баланың бите ертылып беткән

Новосибирск өлкәсендә 10 яшьлек кызны сукбай эт талаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Гадәттән тыш хәл 26 октябрьдә Искетим шәһәрендә була. Бала баскетболга барырга чыккан.

«Чирүдәге бер эт аңа ташланган һәм битен тешли башлаган. Кешеләр яннан узып киткән, бөтенесе ахылдаган, тик ярдәм итүче булмаган. Эттән ычкынгач, сеңлем канга баткан килеш өйгә таба йөгерә. Якындагы йорт янына барып җиткәч, әнигә шалтырата», – ди баланың апасы.

Әни кеше «ашыгыч ярдәм» чакырган һәм кызы янына йөгергән.

«Сеңлем җитди имгәнде. Битенең сул ягы ертылып беткән, кашы ярылган, күз асты яраланган. Аңа операция ясадылар, җөй салдылар, хәзер ул күзен дә ача алмый», – ди апасы.

Кыз әле дә хастаханәдә ята. Аны табиблар дәвалый.

Апасы сүзләренчә, Искетимдә яшәүчеләр сукбай этләрдән гел зарланып тора. «Кешеләр төрле инстанцияләргә язды, берни үзгәрми», – ди ул.

Хәзер эшне прокуратура һәм полиция тикшерә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев