Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Бәла-каза

Өеннән китеп югалган өченче сыйныф укучысын инде бер тәүлек эзлиләр

Беренче тапкыр гына качуы түгел

Казанда өеннән китеп югалган өченче сыйныф укучысы Павел Панкратовны инде бер тәүлек буе эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сигез яшьлек малай өйдән кичә якынча сәгать берләрдә чыгып киткән. Аның буе 140 см, кара кыска чәчле һәм көрән күзле. Кызыл-кара олимпийка, кара кепка һәм кара-кызгылт  ботинкалар кигән.

Павел 90нчы гимназиядә 3нче «Б» сыйныфында укый, өйдән беренче тапкыр гына качуы түгел. Беренче тапкыр ул узган елның март башында югалган, ул чакта аны өч көннән соң тапканнар.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев