Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Призлар кемгә эләкте?

11-21 октябрьдә Татарстанда Әбунәче декадасы үтте. Ункөнлек барышында "Әгерҗе хәбәрләре"нә 2013 елның беренче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылырга мөмкин иде. Күпләр бу мөмкинлектән файдаланып калдылар. 696 райондашыбыз - "Әгерҗе хәбәрләре"нә, 1084 кеше "Агрызские вести"га язылдылар. Декада барышында район газетасына язылганнар арасында призлар да уйнаттык. Редакциянең кечкенә генә призларын кемнәр отты соң?...

11-21 октябрьдә Татарстанда Әбунәче декадасы үтте. Ункөнлек барышында "Әгерҗе хәбәрләре"нә 2013 елның беренче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылырга мөмкин иде.
Күпләр бу мөмкинлектән файдаланып калдылар. 696 райондашыбыз - "Әгерҗе хәбәрләре"нә, 1084 кеше "Агрызские вести"га язылдылар. Декада барышында район газетасына язылганнар арасында призлар да уйнаттык. Редакциянең кечкенә генә призларын кемнәр отты соң? Менә алар "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылучылар арасыннан бүләк отучылар: Исәнбайдан С.Хәсәнов, В.Шәйхетдинов, И.Саликов, Яңавылдан С.Муллахмәтов, Биектаудан И.Фәррахов, Р.Фәйзуллина, Иж-Бубыйдан Н.Гомәров, Д.Галиев, Әгерҗедән Шакирова (М.Җәлил урамы, 70), Алетдинова (Красная урамы, 2) аксакал язучыбыз Чыңгыз Мусинның автографы куелган "Карт юкәләр яшь чәчәктә" шигырьләр җыентыгын һәм редакциянең "фирменный" блокнотын оттылар.
"Агрызские вести" газетасына язылучылардан Биектаудан С.Трефилова, Варкләд-Бодьядан Н.Михайлов, Әгерҗедән О.Иванов, А.Мингазов (Энгельс урамы), Галимова (Заводская урамы), Исмәгыйлев (Мичурин урамы), Кусяпкулова (Чапаев урамы), Кулагина (Маяковский урамы), Кузикова (К.Маркс урамы), Ситдыйкова (Островский урамы) да редакция призларына лаек булдылар.
Әгерҗедә яшәүчеләргә бу призларны газетага язылу турындагы квитанцияләре белән редакциянең реклама бүлегенә килеп алырга мөмкин. Ә авыллардагы укучыларыбызга бүләкләрне хат ташучылар китерерләр.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бакчаларда көзге мәшәкатьләрегез төгәлләнеп киләдер инде. Кышкы озын кичләрдә район хәбәрләре, аның хөрмәтле кешеләре, алдынгылары, Әгерҗенең каләм осталарының иҗат җимешләре белән танышып барырга теләсәгез, киләсе ел өчен "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылырга ашыгыгыз. Күпләрегез күңеленә хуш килә торган "фирменный" календаребезне дә бүләк итәргә ниятләп торабыз. Даими укучыларыбыз 2013 елда да безнең белән калырлар дип өмет итәбез. Газетага язылу почта бүлекчәләрендә - 270, редакциядә 204 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев