Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Шаршадыдан билет откан Рәзилә Шәмсетдинова: “Тамашага сеңлем белән барам”

2-12 декабрьдә, ягъни әбунәче ункөнлегендә “Әгерҗе хәбәрләре”нә язылып, квитанциясенең күчермәсен редакциягә юллаган газета укучыларыбыз арасында “Мунча ташы” тамашасына ике билет уйнатылачагын хәбәр иткән идек инде.

Газетаны редакциядән килеп алучы тимерьюлчы шәһәрдәшебез Радик Вәлиуллин безгә әлеге бәхет иясен ачыклауда ярдәм итте. Редакциягә юлланган утыз квитанция арасыннан ул Шаршадыдан Рәзилә Шәмсетдинованыкын тартып чыгарды.

Бүген Рәзилә ханым редакциягә килеп “Мунча ташы”на билетларны алып китте.

  • Бик сөендем бу хәбәргә. Тамашаны карарга сеңлем белән бергә барачакбыз. Мине генә түгел, сеңлемне дә бәхетле иттегез әле сез бу акция белән, – диде Рәзилә ханым.

Ул инде озак еллар “Әгерҗе хәбәрләре” газетасына языла.

Болай бүләк тә алгач, алга таба да язылмый калмыйм, – диде хәбәрчебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев