Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Тагын янгын: ут капкан фатирдан ике баланы алып чыкканнар

Аларны табиблар тикшерә

Казанда яна торган фатирдан ике баланы коткарганнар, аларны табиблар кулына тапшырганнар.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 11.40 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына шәһәрнең Авиатөзелеш районында, Айдаров урамындагы күп катлы йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр берничә минуттан соң килеп җиткән. Фатирга кергәч, алар ике баланы урамга чыгаралар: берсен подъезд аша, икенчесен - балкон аша автобаскычтан.

Аннан малайларны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Хәзерге вакытта алар аңнарында. Балалардан тыш, өйдә яшәүче тагын биш кешене коткарганнар. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев