Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Татарстанда автобус катнашында авария булган

Салонда 35 пассажир булган

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Яшел Үзән – Казан трассасында Үрнәк бистәсе каршында булды, дип сөйләделәр республика Дәүләт автоинспекциясендә. Бу хакта Татар-информ яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус алдыннан барган җиңел машина җәяүлене үткәреп җибәрү өчен кинәт туктарга мәҗбүр булган. Автобус йөртүчесе бәрелешне булдырмас өчен рульне уңга бора һәм җәяүлеләр өчен җир өсте кичүенең металл конструкциясенә бәрелә.

«Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобус салонында 35 пассажир булган, аларның бишесе җәрәхәтләнгән», - дип аңлаттылар ЮХИДИдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев