Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Татарстанда фура боз астына киткән

Фураның якынча авырлыгы – 35 тонна

 Бүген төнлә Мамадыш районында Кама аша боз кичүендә фура өлешчә боз астына киткән.

Йөк машинасы Яңа Кама Аръягы авылы янында ярдан 50 метр ераклыкта бәлагә тарыган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге боз кичүендә массасы 3,5 тоннадан артмаган машиналарга йөрергә рөхсәт ителә, ә фураның якынча авырлыгы – 35 тонна. Бу хакта «Татар-информ»га Россия ГТХМ ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Беркем дә зыян күрмәгән, әмма һәлакәт аркасында боз кичүе аша хәрәкәт вакытлыча туктатылган.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев