Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Татарстанда җиңел машина, җәяүлене бәрдереп, торак йортка килеп бәрелгән, шоферы үлгән

«Лада» автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган

Кеше үлеменә китергән авария кичә кичке җиденчеләрдә Бөгелмәдә булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, «Лада» автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм 18 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң кирпеч койманы җимереп, шәхси йортка килеп сыланган.

«Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган җәяүлегә Үзәк район хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр», - дип ачыклык керттеләр агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев