Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Татарстанда яшәүче ирнең 25 ел элек хатынын үтергәне ачыкланган

Суд ир-атны үтерүдә гаепле дип тапкан, тик хөкем карары чыгарганда ул үлгән булган

 Әлмәт шәһәре суды 25 ел элек булган рәхимсез үтерү турындагы эш буенча карар чыгарды.

«Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләвенчә, 1996 елның җәендә Әлмәттә яшәүче бер ир-ат көнчелектән хатынын үтергән. Ир хатынына 18 тапкыр пычак белән кадаган, шулай ук аяклары белән типкәләп кыйнаган.

Җинаятьне 25 елдан соң ача алганнар. 2016 елда җинаятьченең авырудан үлүенә карамастан, эш судка кадәр барып җиткән.

Суд ир-атны үтерүдә гаепле дип тапкан, тик хөкем карары чыгарганда ул үлгән булган.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев