Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәла-каза

Тугызынчы сыйныф укучысы балыкка барыр өчен йөк машинасы урлаган

Яшь каракны тиз тоткарлыйлар

Симферополь шәһәрендә 9 сыйныфта укучы малайны тоткарлаганнар. Ул «Faw» маркалы йөк машинасын урлап алып киткән булган. Бу турыда Кырым буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Симферопольдә яшәүче 26 яшьлек ир-ат йөк машинасын төнгә ангар янына парковкага куеп калдыра. Ни сәбәпледер ул машинаны бикләми, үсмер малай шуңа кызыга. Ул зур габаритлы транспортны урлап алып китә.

Үсмер өенә кадәр машинада кайта, балык тота торган әйберләрен ала һәм балыкка китә. Ләкин бу машинаны хокук саклаучылар күреп ала, ала яшь каракны тоткарлый.

Җинаять эше ачылган, үсмер егет сак астына алынган, диелә хәбәрдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев