Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Туйдан соң 42 кешене хастаханәгә салганнар

Алар туй өстәлендәге салат белән агуланган

Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсендә туйдан соң 42 кешене хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Алар туй өстәлендәге салат белән агуланган.

Туй җомгага каршы кичтә Уругтский районында була. РИА Новости белешмәсе буенча, кунаклар, хастаханәгә эләгер алдыннан, барысы да өстәлдәге майонезлы салатны ашаган.

Әлеге салатлар барысы да туй буласы көн алдыннан өйдә ясалган, суыткычсыз сакланган.

Агуланган кешеләрнең хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә. Барысына да «кискен азык-төлек токсикоинфекциясе» диагнозы куелган.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев