Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Украина «пычрак атом коралы» кулланырга җыена – РИА Новости

Киев режимы провокация әзерләү белән шөгыльләнә

Киев режимы ил территориясендә «пычрак бомба» шартлауга бәйле провокация әзерләү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә РИА Новости төрле илләрдәге, шул исәптән Украинадагы «ышанычлы чыганакларга» сылтама белән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Киев Россияне махсус хәрби операциядә атом-төш коралын куллануда гаепләргә һәм дөньяда Россиягә каршы көчле кампания башлап җибәрергә ниятли, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.

РИА Новости чыганаклары раслаганча, Киев «көнбатыш кураторлары» җитәкчелегендә әлеге планны гамәлгә ашыруга керешкән инде. Әзерләнә торган провокация турында мәгълүматны исеме күрсәтелмәгән чыганаклар биргән. Моннан тыш, басма мәгълүматлары буенча, Зеленский офисы хезмәткәрләре Бөекбритания вәкилләре белән Киевка атом-төш кораллары компонентларын тапшыру мөмкинлеге мәсьәләсе буенча элемтәдә тора.

Россия Украинада махсус хәрби операцияне 24 февральдән РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә үткәрә.  

«Пычрак бомба» (Грязная» бомба) - шартлаткыч эченә радиоактив матдәләр салынган корал, спекулятив, провокацион максатларда кулланыла торган термин. Атом бомбасыннан аермалы буларак, анда атом-төш реакциясе булмый һәм ул шартлаганда җимергеч тәэсир ясамый, шартлаган урынын радиоактив материаллар белән пычрата. Әлегә «пычрак бомба»ның бер тапкыр да кулланылганы юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев