Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Укучыларыбыз тагын артты

Әгерҗедә яшәүче Миңнегөл ханым Галиева редакциягә юллаган язмасында "Кредит түлисем булгач, акча җитми дип район газетасына язылмаган идем. Бик нык ялгышканымны январь башында ук аңладым. Өйгә "Әгерҗе хәбәрләре" килмәгәч, бик күңелсез икән. Менә бер ай инде район гәҗитен күршеләргә кереп укыйм. Бер кило колбаса ашамасам ашамам, әмма гәҗиткә язылам дип...

Әгерҗедә яшәүче Миңнегөл ханым Галиева редакциягә юллаган язмасында "Кредит түлисем булгач, акча җитми дип район газетасына язылмаган идем. Бик нык ялгышканымны январь башында ук аңладым. Өйгә "Әгерҗе хәбәрләре" килмәгәч, бик күңелсез икән. Менә бер ай инде район гәҗитен күршеләргә кереп укыйм. Бер кило колбаса ашамасам ашамам, әмма гәҗиткә язылам дип почтага киттем. Хәзер менә февральдән түземсезлек белән яраткан "районкабызны" көтәм", дип язган иде.
Дөрестән дә, январь башлану белән безгә дә Миңнегөл ханым кебек "район гәҗитенә язылырга өлгерми калганбыз, нишлик инде" дип шалтыратучылар булды. Мондый очракта һәр айның 15енә кадәр газетага язылырга була һәм ул алдагы айдан өегезгә килә башлаячак.
Менә февраль аеннан район гәҗитен укучылар саны тагын 100гә артты һәм газетабызның тиражы 6690га җитте. Безне үз иткәнегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
Бүгеннән, ягъни 1 февральдән, газетабызда кайбер үзгәрешләр дә бар. Хәзер 12 каналның атналык телевидение программасы газетабызның Казанда әзерләнә торган "Атна вакыйгалары" дигән кушымтасында дүрт биттә бирелә башлый. Бу - район хәбәрләре, сезнең хатларыгыз, иҗат җимешләрегез, реклама, белдерүләр, тәбрикләүләр өчен газетабызда мәйдан арта дигән сүз. Предприятие, оешма җитәкчеләре үз коллективларындагы хезмәт алдынгыларын, хөрмәтле юбилярларны газетабызның беренче битендәге "Замандаш" рубрикасына тәкъдим итә алалар. Үзегезне кызыксындырган сорауларны да редакциягә юллый аласыз. Газета битләрендә аларга юристлар, белгечләр җавап бирәчәк. Сез яшәгән төбәктәге яңалыкларны, хәбәрләрне дә бик теләп кабул итәбез.
Языгыз, шалтыратыгыз, килегез, хөрмәтле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев