Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Улы әтисен кайчы белән үтергән

Тикшерү эшләре дәвам итә

Азнакайда яшәүче кеше әтисен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип белдерде Татар-информ.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 30 октябрь төнендә 26 яшьлек ир-ат әти-әнисендә кунак була. Кайсыдыр бер арада алар арасында тавыш чыга, нәтиҗәдә улы 75 яшьлек әтисенең күкрәк читлегенә кайчы һәм пычак белән кадый. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда урында ук үлә.

26 яшьлек ир-ат җинаять кылуда катнашын таныды. Тикшерүчеләр якын арада аны сак астына алу турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев