Ун көн элек корпоративтан соң югалган егетне һаман таба алмыйлар
Видеокүзәтүдә соңгы кадрлар
Башкортстанның Мәләвез районында 34 яшьлек Геннадий 26 декабрь көнне Яңа Казановка авылына Яңа ел корпоративына бара. Ул үзе тумышы белән Дарьино авылыннан, дип яза Шәһри Казан.
Бәйрәмгә аны туганы илтеп куя. Корпоратив кичке тугызда тәмамлана. Геннадий исерек килеш урамда басып кала. Туганына килеп алырга кушып шалтыратырга тиеш була.
Видеокүзәтүдән аның кесәсеннән телефонын эзләгәне күренә. Кафега кире керергә омтыла, тик анда беркем булмый. Пыяла ишекләрне дә чак кына ватмый кала. Бераздан күрше Николаевка авылына таба юнәлә. Шуннан бирле аны беркем дә күрмәгән. Егетне волонтерлар эзли, дип яза "КП".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев