Илназ ЗАКИРОВның вафатына 40 көн булды
Авыл җанлы, авыл канлы булдың..
Туган Кырынды авылын, аның халкын, якыннарын ихлас яратып гомер кичергән Илназ ЗАКИРОВның вафатына 40 көн булды. Күпме генә вакыт узса да, аның хакындагы якты хатирәләр күңелләрдә яши...
Альбина АСАДУЛЛИНА, Кырынды авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
– Илназ авыл җирлеге башлыгына хас булырга тиешле игътибарлылык, кешелеклелек, гадилек кебек сыйфатларның барысына бердәй ия булды. Ул авыл җирлеге Советына үтенеч белән килгән кешене бервакытта та кире борып җибәрмәде, ничек тә булса ярдәм итәргә тырышты. Аннан ул бик тә хуҗалыкчыл кеше иде. Чын хуҗага хас булырга тиешле алдан планлаштыру, киңәшләшү, эшкә нәтиҗә ясау кебек гамәлләргә бик тә җитди карады. Яңа ел бәйрәме булсынмы, башка чарамы, ул башта аларда катнашачак кешеләрне җыеп киңәшләшер, планын булдырыр иде. Сабантуй, ярминкә кебек зур чараларны оештыруда һәрчак үзе башлап йөрде, алар барышында да зур активлык күрсәтте. Гомумән, Илназга оештыра белү сәләте хас иде. Төнен йокламаса, йокламады, әмма алдына куелган бурычны үтәми туктамады.
Аның бервакытта да беркемгә дә тавышын күтәргәне булмады. Авылдашларыбыз белән “ярар, ярар” дип баш чайкап сөйләшеп торган мизгелләре – әле дә күз алдында...
Рафилә АЛИЕВА, Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры:
– Туган буларак та, эшем буенча да безнең юллар Илназ белән һәрчак кисешеп торды. Арттырып әйтү түгел: якыннар арасында туган җанлы булуы белән аерыла иде ул. Кемдер авырып китсә дә, ярдәм кирәк булган чакта да Илназ һәм әтисе Илгизәр абый иң беренчеләрдән булып җиттеләр. Гаиләсе, якыннары өчен җанын да бирергә әзер булып яшәде. Авылда мәет булганда да кайгылы йортка иң беренче булып барды. Кышын зиратка юл ачучы да ул иде.
Авыл башлыгы буларак, мәктәп тормышында да зур роль уйнады. 2017 елда бинабызның капиталь ремонт программасына кертелүенә зур тырышлык куйды.
Ярдәм кирәк булса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп җитә иде. Беркайчан да вакыт белән исәпләшмәде. Кайчак үзенә авырга да туры килгәндер, әмма ул бервакытта да сер бирмәде. Авылда берәр чара оештыру алдыннан безнең коллективка килеп, аны уздыру буенча киңәшләшә иде. Мин генә түгел, бөтен коллективыбыз бу югалтуны бик авыр кичерә. Аның белән очрашып, эшләрне планлаштыруны, эчкерсез аралашуны көтә күңел. Мин аның телефон номерын да бетермәдем. Кайчак бармаклар үзеннән-үзе шуларны җыярга үрелә. Шимбә көнне бергәләп эшкә барган чакларны да бик юксынам.
Эльвира КОРОБЕЙНИКОВА, клуб мөдире:
– Мин 2011 елның аперелендә Кырынды авылы клуб мөдире булып урнаштым, ноябрьдә Илназ Илгизәр улы авыл башлыгы итеп сайланды. Ун ел дәверендә бик тату, бердәм булып эшләдек. Бик тырыш, эш сөючән, мәрхәмәтле, ачык, ягымлы кеше иде ул. Әйткән сүзендә тора белде. Башкаларда да шул сыйфатларны ярата, икейөзлелеләрне якын итми иде. Яше-карты өчен борчылып йөргән, авыл яшәсен дип тырышкан кешенең бүген арабызда юклыгы бик кызганыч. Күңел ышанмый, ул исәндер кебек тоела. Менә-менә килеп чыгар да, сүз алып, киңәшләшә башлар сыман. Кеше мәрхүм булгач, аның турында уйларыбызны яңартабыз. Бәяләп бетерә алдыкмы дигән уй да килә күңелгә. Башкарган эшләрен күздән кичерәбез дә, бәһасез кеше булганлыгына кабат инанабыз....
Гөлназ ГАЛИЕВА, сеңлесе:
– Мин кечкенәдән абыем белән үстем. Без гаиләдә ике бөртек идек, парлы канат астында бик бәхетле булдык. Һәрвакыт аның яклавын, таянычын тоеп яшәдем, абыем гел янда иде. Балачагыбыз бер-бер артлы күз алдыма килә: бергә уйнаганыбыз, күрше балалары белән тау битеннән тәгәрәп төшкәннәр – бүген дә истә. Уйнаганда үпкәләтсә, таякның юан башы гел аңа төшә иде.
Абыем миңа сердәш дә, таянырдай кеше дә иде. Әле хәзер дә иртән торгач, тәрәзәдән карап аны көтәм. Машинасы белән кычкыртып китәр дә аннан елмаеп килеп керер кебек тоела. Атна саен гаиләсе белән хәлебезне белергә киләләр иде. Шунда бергә утырып гөрләшеп чәй эчүләрне бик юксынам.
Абыем, бердәнберем минем! Мин барысы өчен дә сиңа бик рәхмәтле. Тыныч йокла, караңгы гүрләрең якты, тар каберең киң, урының ожмах түрләрендә булсын.
Мин сине бик сагынам. Йөрәк түремдә һәрчак яраткан абыем булып калырсың.
Илгизәр ЗАКИРОВ, әтисе:
– Улыбыз Илназ бик тә ата-ана җанлы иде. Безнең өчен “үлеп” торды. Эшкә барганчы, көн саен хәлебезне белергә керде. Гаилә бәйрәмнәребез булганда иң беренче булып котларга килеп җитә иде. Ир-ат булса да, бик нечкә күңелле иде ул. Хуҗалыкны алып баруда да төп таянычыбыз, ышанычыбыз булды. Бер генә эштән дә курыкмады, физик яктан да бик чыныккан иде. Оныкларыбызны эшкә өйрәтүгә зур игътибар бирде, кечкенәдән кул арасына кереп үссеннәр дип тырышты.
Мин үзем дә ике яшьтә әтисез калганмын. Миннән соңгы сеңлебез әле туарга да өлгермәгән иде. Әниебез без – биш баланы хезмәт белән тәрбияләп үстерде. Хәзер оныкларыбызны язмыш шулай сыный. Өч оныгыбызның да әти назына бик мохтаҗ чаклары иде бит әле: зурысына – ундүрт, кечкенәсенә нибары ике яшь ярым. Безнең бурыч – аларны тормышка әзерләүгә кулдан килгәнчә булышу.
Улыбызның гомерен Раббыбыз шулай кыска итеп яралткан, күрәсең. Берни дә эшләп булмый. Сагынып яшисе, йөрәкне учка кысып түзәсе генә кала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев