"Иремне әлеге чир ике ай эчендә якты дөньядан алып китте.."
Кемнең кем икәнлеге авырлык килгәч беленә
Октябрь ае гаиләбезгә зур югалтулар алып килде. Без коронавирус белән авырдык. Иремне әлеге чир ике ай эчендә якты дөньядан алып китте. Аны югалту хәсрәтеннән тиз генә тернәкләнеп булмас әле. Әмма минем бу язмада башка нәрсә хакында бәян итәсем килә.
Язмыш кушуыдыр инде, оныгыбыз бездә тәрбияләнә, шәһәр бакчаларының берсенә йөри. Мордывыйда йортыбыз да бар. Анда – бакча, хуҗалык, шуңа күрә ирем күп вакытын шунда уздыра иде.
Мин үзем коронавируска каршы прививка ясатмадым. Ә җәмәгатем Анатолий март аенда ук куйдырган иде. Аның тыны бетә һәм ул прививканы бик авырдан кичерде. Хәтта берничә тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы да чакыртырга туры килде. Минем йөрәк белән проблема булганлыктан, вакцинация узарга курыктым. Аннан соң өзлегермен дип уйладым.
Мин үземне октябрьнең 21ләрендә начар хис итә башладым. Иремне шунда ук авылга кайтарып җибәрдем. Тыны болай да беткәнлектән, аңа аеруча сакланырга кирәк иде бит. Ике көн рәттән фильтрга барсам да, табиб янына 24е көнне генә көч-хәл белән керә алдым. Чөнки чират зур иде. Дәвалану чараларын билгеләделәр. Ул арада ирем дә шалтыратып чирләвен хәбәр итте. Сатып алган бөтен даруны аңа җибәрергә туры килде.
Тәфсилләп сөйләп тормыйм, әмма чирне бик авырдан кичердем. Хәл юк, темпертура төшми. Оныгым да авырый башлады.
Аның да коронавирус булгандыр дип уйлыйм. Берничә тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга туры килде. Аларга бик зур рәхмәт. Һәрчак бик тиз килеп җитәләр иде. Бик мәрхәмәтлеләр. Оныгымны караганнан соң минем дә хәлемне беләләр. Миңа чакыртсам, оныгымны да карыйлар. Медицина хезмәткәрләренең кешелекле мөнәсәбәтеннән кайчак күзләрем яшьләнә иде хәтта.
30ы көнне кабат поликлиникага киттем. Мине Ижауга КТга җибәрделәр. Ике үпкәм дә 25 һәм 30 процентка зарарланган дип күрсәтте. Алда ял көннәре булганлыктан, көтеп тормаска, стационарга мөрәҗәгать итәргә куштылар. Мин шулай иттем дә. Ометов урамыннан хастаханәгә менеп җиткәнче, манма тиргә баттым. Ә анда эчке якка кертмиләр икән. Озак кына җилдә басып торырга туры килде. Ниһаять, ашыгыч ярдәм машинасында кемнедер алып килделәр. Без бергәләп бокс аша эчкә үттек. Шул арада дежур табиб килеп янә урамга чыгарып җибәрде. Әйе, медицина хезмәткәрләре арасында да төрлесе бар шул.
Туңып урамда тормас өчен, мин өйгә кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Дүшәмбе көнне оныгым янына педиатр Светлана Галләмова килде. Минем хәлемне күргәч һәм инде өч көн бернинди дәвалану да алмавымны белгәч бик борчылды ул. Шунда ук поликлиникага шалтыратты. Башта фельдшер, аннан табиб килделәр. Дәвалау чаралары билгеләделәр. Волонтерлар даруларны өйгә үк китереп тә бирделәр. Светлана Мөнировна шулай эшләмәсә, бәлки, мин дә исән булмас идем инде дип уйлыйм хәзер. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле булырмын. Ул чын табиб кына түгел, мәрхәмәтле кеше дә.
Иремә булыша алмаганым өчен үз-үземне гаеплим хәзер. Дәвалауны вакытында билгеләгән булсалар, мин дә аңа вакытында ярдәм итә алган булыр идем.
Анатолийның хәле бик начарланганнан соң аны Алабугага алып киттеләр. Әлеге көннәрдә бик күпләрнең ярдәмен тойдым мин. Аңа кирәкле әйберләрне танышларым аша җибәрдем. Алган даруларым гына да 10 мең сумнан артып китте. Әмма булыша гына алмадым. 16 көннән соң соң ул мәңгелеккә китеп барды.
Әле һаман да ышанасы килми. 60 яшен уздырырга хыялланды, күпме планнар корды. Машинабызны да яңарткан идек, аңа да бер генә тапкыр да утыра алмады.
Киләчәккә өметем калмады. Әмма оныгым хакына ничек тә яшәргә кирәк...
Антонина САИДОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев