Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Общество

Диләрә Гыйззәтуллина ике кешелек эшне берүзе башкара

Ул “Нәүрүз” ширкәтенең Тирсә ашханәсендә пешекче булып эшли

“Нәүрүз” ширкәтенең Тирсә ашханәсендә пешекче булып эшләүче Диләрә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАның кулларына күз иярми. Әле итен, яшелчәсен турый, әле савыт-саба юа, шул вакыт аралыгында плитә өстендә ашы кайный, икенче ризыгы пешә...  

Диләрә ханымның пешекче булып эшләү тәҗрибәсе булса да, Тирсә ашханәсендә әле ул март аеннан гына хезмәт куя. Биредә аңа кадәр ике хезмәткәр эшләсә, аңа берүзенә ике кешелек эшне башкарырга туры килә. Көн саен аны Мукшурдан вахта машинасы йөртә. Иртәнге сәгать җиденче яртыда яулыгын чөеп бәйләп, алъяпкычын ябып эшкә тотына ул.

– Һәр ризык тәмле булсын өчен бар күңелемне биреп эшлим. Минем пешекчеләр яшәргә көч, эшләргә дәрт бирә дигәнне ишеткәнем бар. Шуңа 
күрә җирдә хезмәт куючы ирегетләребезнең тамаклары тук, күңелләре көр булсын дип тырышам, – ди Диләрә ханым.

Ул урак кампаниясендә катнашучы техниканы ремонтлаган 30дан артык ир-егет өчен көн саен төшке аш әзерләгән. Табында һәр көнне беренче һәм икенче ризык булган.Салатлар да ясарга тырышкан.

– Үз эшен яратып башкаруын һәр гамәле күрсәтеп тора Диләрәнең. Шуңа күрә аның ризыклары бик тәмле килеп чыга. Бөтен эш берүзенә булса да, бер генә тапкыр да зарланганын ишеткәнебез юк, – диләр Тирсә бухгалтериясендә эшләүче ханымнар.

Диләрә ханым язгы кыр эшләре вакытында көнгә икешәр тапкыр 50дән артык җир улын кайнар ризык белән сыйлаган. Хәтта чәчү төгәлләнгән хөрмәткә бәлеш тә пешергән.

– Шушы көннәрдә урып-җыю эшләре дә башланды. Басу-кырларда хезмәт куючы җир улларына да икешәр тапкыр ашау пешерәм, – ди Диләрә апа.

Ризык тагын да тәмле булсын өчен ул җәйге чорда үз бакчасында үскән яшел тәмләткечләрне дә алып килә, авыл кырларыннан җыйган җиләк кайнатмалары белән дә сыйлый.

– Рәхмәт, апа, төшке аш тәмле булды, дигән сүзләр ишеткәч, күңел үсә, ару-талулар онытыла, – ди Диләрә ханым.

Кичке сәгать бишләргә өенә кайткач та ял эләкми авыл хатынына. Гыйззәтуллиннар күпләп мал-туар асрыйлар, кош-корт та тоталар. Бакчаларында күптөрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Уңган ханымның быел да яшелчәләре гөрләп үскән. Хәзер кыяр-помидор тозлый торган вакыт, ди ул. 40лап банка компот та ябарга өлгергән.

– Узган ел кышка 350 банка базга төшердем. Болар – компотлар, салатлар, маринадлаган кыяр-помидорлар, – ди Диләрә апа.

Борщ, рассольникларны да үзе ясый. “Үзеңнеке тәмлерәк”, ди.

Диләрә ханым чәк-чәк пешерергә дә бик оста. Төш пешерергә, чәкчәк ясарга каенанасы Рәсимәдән өйрәнгән.

– Язып түгел, карап торып өйрән, дия торган иде. Ярый әле, сүзен тыңлаганмын. Хәзер дүрт балабызның, кияү-киленнәрнең, биш оныгыбызның туган көне мин пешергән чәк-чәктән башка узмый, – дип елмая улы.

Ире Айрат та җәмәгате әзерләгән һәр ризыкны мактап ашый.

– Үзем баскан токмач белән пешкән ашны барысы да яраталар. Бәлеш-өчпочмакларымны мактый-мактый ашыйлар, – ди Диләрә ханым.            

Әнә шулай, һәр эшне яратып башкаргангадыр, барысы да үзе теләгәнчә килеп чыга.

– Әле миңа күп еллар тәмле ризыклар әзерләп, якыннарымны, дус-туганнарны, тырыш җир улларын сыйлап яшәргә язсын, – дип тели Диләрә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев