Кырык елга якын Гали халкына медицина ярдәме күрсәткән Газилә Шәймәрданова: Бу һөнәрне сайлаганыма бер тапкыр да үкенмәдем
Күп еллар лаеклы ялда булса да, авылдашлар ул эшләгән вакытларны сагынып искә алалар
Газилә апа ШӘЙМӘРДАНОВА 40 елга якын Гали авылы фельдшерлык-акушерлык пунктында авыруларга медицина хезмәте күрсәтте. Күп еллар лаеклы ялда булса да, авылдашлар ул эшләгән вакытларны сагынып искә алалар.
Кадыбаш авылы кызы 1960 елда Минзәлә медицина училищесына укырга керә. 1964 елда Гали авылында хезмәт юлын башлаган яшь белгеч бу вазифаны гомере буе телтеш тидермәслек итеп, җанынтәнен биреп башкарды. Ул эшли башлаган елларда авылда 400гә якын кеше яши, шуның 53е – балалар.
1965 елда гына авылда 11 сабый дөньяга килә. Газилә апа – аларның “кендек әнисе”. Һәр яшь әнинең, һәр сабыйның гомере һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык тотканын бер генә минутка да исеннән чыгармый ул.
Туган Кадыбашына әти-әнисе янына кайтып киткән вакытларда да, теге яки бу хәл килеп чыкканда, аны Галидән ат белән килеп ала торган булганнар. Шәфкать иясе беркайчан “юк, булдыра алмыйм” дими, Гиппократ антына таптөшерми эшли. Авыруларны кабул итү, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйләренә барып ярдәм күрсәтү, аларны һәрвакыт күзәтеп тору гына түгел, күптөрле авыруларга каршы прививка ясау да авыл фельдшерына йөкләнә. Ул юлсызлык үзәккә үткән вакытлар да бит әле. Район үзәгенә, Исәнбай участок хастаханәсенә авыруларны трактор белән дә илтергә туры килә.
Язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда кайта алмыйча кунып калган чаклары да еш була. Әмма кечкенә дә төш кенә Газилә апаны бернинди авырлыклар куркытмый. Авылдашлар аның турында әле дә:
– Газилә апа эшләгән чорны бик сагынабыз. Үз эшенең остасы иде ул. Көн-төн димәде, ярдәмгә мохтаҗ авыру янына биш минут эчендә “очып” килеп җитә иде, – дип сөйлиләр. ...Габделнур абый белән Газилә апа 1968 елда гаилә коралар. Мәхәббәт җимешләре булып кызлары Гөлшат, уллары Айнур дөньяга киләләр. Балалары – икесе дә педагоглар.
Гөлшат Ижау шәһәрендә эшли, Айнур Габделнур улы – күп еллар Л.Айтуганов исемендәге Девятерня мәктәбе директоры. Ул да әнисе кебек бик кешелекле, үтә ярдәмчел, олы йөрәкле. Газилә апа да алар тәрбиясендә яши. Улы Айнур, килене Гүзәлиянең олы терәге дә әле ул. Балалары да әниләрен бик хөрмәт итәләр.
– Мин ак халатлы шәфкать иясе булырга балачактан хыялландым. Һәм бу һөнәрне сайлаганыма бер тапкыр да үкенмәдем. Авылдашларыма хезмәт итеп яшәвем белән бәхетле булдым. Хәзер Девятерняда яшәсәм дә, Галине, авылдашларны бик сагынам, – ди медицина ветераны.
Гөлназ ФӘРХУШИНА. Гали авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев