Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

“Код сүзе“ нәрсә ул?

Сорагыз–җавап бирәбез

“Йомышым төшеп Пенсия фонды идарәсенә шалтыраткан идем. Анда “код сүзе“ дигән нәрсә сорадылар. Ул ни өчен кирәк икән?“

А.ИБРАҺИМОВА. Әгерҗе шәһәре. 

Бу сорауга Россия Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА җавап бирде. – Пенсия фонды хезмәтләренең күбесе дистанцион рәвештә – Дәүләт хезмәтләре порталы, гражданинның ПФР сайтындагы шәхси кабинеты яки мобиль кушымта һәм телефон аша башкарыла.

Игътибар! Телефон аша яшерен мәгълүматлы консультация алу өчен код сүзен атарга кирәк. Ә код сүзен билгеләү Пенсия фонды идарәсендә гражданинның гаризасы буенча гамәлгә ашырыла. Аңа бары тик гражданнарга консультация бирүче белгечләр генә керә ала. Гражданин Пенсия фонды идарәсе 
белгечләренә шалтыраткан очракта аның шәхесен ачыклау өчен исем-фамилиясен, СНИЛС, туган көнен, паспортын, шул исәптән яшерен кодны да сорыйлар.

Шунысын да искәртергә кирәк: код сүзе 10 хәрефтән һәм (яки) саннан артмаска тиеш. 

Код сүзен билгеләү тәртибе буенча Пенсия фонды идарәсенең Клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев