Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
ПФР

Пенсия тупланмаларын ничек алырга

Пенсия тупланмаларын бер мәртәбә алу хокукына аның суммасы аз булган гражданнар ия

Пенсия тупланмаларын элеккеге пенсия яшенә җиткәч рәсмиләштерергә була: хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшьтән. Әгәр кешенең вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бар икән, тупланмалар алу өчен иртәрәк тә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, әмма бер шарт үтәлергә тиеш: кирәкле стаж (15 ел) һәм пенсия коэффициентлары (кимендә 30 ел) булу.

Тупланмаларны алуга гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк аркылы яки социаль фондның клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин. Әгәр тупланмалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булса, шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгерҗе районы клиент хезмәте бер тапкыр бирелә торган түләүнең ике ай эчендә күчерелүен искәртә.

Әгәр кеше исән чагында тупланмаларны рәсмиләштерергә өлгермәгән булса, тупланган акчаларны аның варислары ала. Әлеге кагыйдә сроклы пенсия тупланмаларын түләүгә генә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев