1 июльдән теркәлмәгән этләрнең хуҗаларына штраф яный
Республика территориясендәге барлык этләр ветеринар учреждениеләрдә теркәлгән һәм чипланган булырга тиеш
2025 елның 1 июленнән Татарстанда этләрне теркәүнең яңа кагыйдәләре кулланышка керә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең карары нигезендә, үз хайваннарын теркәмәгән хуҗалар административ җәзага тартылырга мөмкин.
Республика территориясендә барлык этләр ветеринар учреждениеләрдә теркәлгән һәм чипланган булырга тиеш. 2025 елның 1 гыйнварыннан соң туган көчекләр, туу датасыннан алып өч ай эчендә теркәлергә тиеш. 2025 елның 1 гыйнварына кадәр туган этләр 2025 елның 31 декабренә кадәр теркәлергә тиеш.
Олы эт сатып алганда, яңа хуҗа 30 көн эчендә теркәлүне рәсмиләштерергә бурычлы. Әгәр йорт хайваны Татарстан территориясендә 30 көннән ким торса, бу вакытта теркәлү мәҗбүри түгел.
Теркәлмәгән өчен кисәтү яки 2 000 - 4 000 сум күләмендә штраф каралган. Кабатлану очрагында штраф күләме 5 000 сумга күтәрелә. Ветеринария идарәсе эт хуҗаларын яңа таләпләргә буйсынырга чакыра.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Әгерҗе районында 385 эт чиплаштыру узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев