Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

1 нче урын яулаган Аня Бочкарева Казанга Гала-концертка чакырылды

Нәни кыз республика бәйгесендә җиңде

Тагын бер күңелле яңалыгыбыз белән уртаклашырга ашыгабыз.

"Милли-мәдәни удмуртлар автономиясе" төбәк һәм муниципаль иҗтимагый оешмасы һәм Әгерҗе районы инициативасы белән Сарсак-Омга авылы мәдәният йортында "Мудорвай" ("Росточек") республика удмурт мәдәнияте бәйгесененең муниципаль этабы узды.

"Удмурт телендә шигырь башкару" номинациясендә конкурста Әгерҗе шәһәренең "Бәләкәч" 7нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Бочкарева Анна Денисовна катнашты. Кызның җитәкчесе - педагог Хәкимова Илнар Ринат кызы.

Анна 1 урын яулады!

Бүген без аның 18 декабрьдә Казанда "Татарстан халыклары дуслыгы йортында" узачак Гала - концертка чакырылуын белдек. 7 нче балалар бакчасы йолдызчыгына уңышлар телибез! Һәм бөтен тату Бочкаревлар гаиләсенә актив булулары һәм ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев