1 январьдан балалар бакчаларына түләү артты
1 январьдан Татарстанда балалар бакчасына ата-аналар түләве 4 процентка артты. Бу - уртача 120 сум тирәсе. - Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итү чыгымнары үсү, шул исәптән, туклану продуктларына бәяләр арту белән бәйле. Әлеге бәяләр район башкарма комитеты карары белән расланган, - ди мәгариф идарәсе...
1 январьдан Татарстанда балалар бакчасына ата-аналар түләве 4 процентка артты. Бу - уртача 120 сум тирәсе.
- Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итү чыгымнары үсү, шул исәптән, туклану продуктларына бәяләр арту белән бәйле. Әлеге бәяләр район башкарма комитеты карары белән расланган, - ди мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина.
Түләүләр балалар бакчасының төренә, эш режимы һәм баланың яшенә карап төрлечә. Мәсәлән, 10,5 сәгатьлек гомумбелем бирү төркемнәрендә 1-3 яшьлек сабыйлар өчен түләү 2695 сум тәшкил итә (узган ел 2591 сум булган). 3-7 яшьлек балалар өчен узган ел 2647 сум түләгән булсалар, 1 январьдан - 2753 сум.
Әле ярый, ата-аналар өчен компенсация түләүләре һәм ташламалар саклана. Беренче балага бакча өчен түләгән бәянең 20 проценты, икенчегә - 50 проценты, өченчегә һәм калган балаларга 70 проценты компенсацияләнә. Кеше башына керем 20 мең сумнан ким булган очракта да акча өлешчә кире кайтарыла. Физик мөмкинлекләре чикле, ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шулай ук туберкулез интоксикацияле балаларны бакчада тәрбияләү өчен ата-аналардан акча алынмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев