19 май - Татарстан матбугаты көне. Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихы татар матбугаты тарихы белән тыгыз бәйләнештә
Материал Иж-Бубый авыл тарихы музее тарафыннан тәкъдим ителә
Кичә, 19 майда Республика Матбугат көне булып үтте. Районыбыз журналистларын чын күңелдән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.
Иж-Бубый авыл тарихы музее ни өчен әлеге теманы күтәреп чыга икән дисезме? Җавабы бик гади: авылыбыздагы мәдрәсә тарихы татар матбугаты тарихы белән тыгыз бәйләнештә!
Иң беренче итеп шуны әйтергә кирәк: ХIХ гасыр азагы - ХХ гасыр башында татар мәгърифәтчелеге үсеш ала. Ә инде 1905 - 1907 елгы инкыйлабтан соң татар телендә газета-журналлар бастыру өчен мөмкинлекләр киңәя.
Авылдашыбыз Мәрьям Шәймөхәммәт кызы Зәйнуллина үзенең истәлекләрендә мәдрәсә җитәкчеләренең һәм сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов гаиләләренең татар һәм рус телләрендә газета-журналларны күпләп алдырулары турында яза. Ул үзе Хаҗи байның өенә шуларны уку өчен еш кереп йөргәнлеген әйтә. Ә Бубиларга килсәк, чынлап та аларның бик бай китапханәләре булып, андагы китап-дәреслекләрдән, газета-журналлардан мөгаллимнәргә һәм алдынгы шәкертләргә файдалану мөмкинлеге тудырылганлыгы билгеле.
Татар вакытлы матбугатын нәшер итүдә халкыбызның бүгенге көндә без күренекле дип таныган, хәер, үз вакытында ук билгеле булган язучылар һәм шагыйрьләр, мәгърифәтчеләр көч куйган. Әйтик, Габдулла Тукай Троицкидан Казанга кайткач, Фатыйх Әмирхан белән бергә "Әл-Ислах" газетасында эшли башлый. Талантлы дустын, башлы-күзле итеп, гаилә бәхете белән яшәтәсе килгән Әмирхан нәкъ менә шушы газетаның редакциясендә шагыйребезне озакламый Иж-Буби мәдрәсәсенә укырга киләчәк Зәйтүнә Мәүлүдова белән таныштыра да инде. Әлеге вакыйга турында соңрак Зәйтүнә менә ничек яза:
“Тукай кара пинжәк, буйлы ак күлмәк, кара галстуктан, үзе яланбаш иде. Чәчләре озын да, артык кыска да түгел. Ул, күрешкәндә, безгә бер генә караш ташлады, аннан кулларыбызга текәлеп кенә: “Исән-сау йөрисезме?” – дип куйды. Мин күзләремне аннан һич алалмыйм.”
Татар телендә чыккан газеталар мәдрәсәбезнең эшчәнлеге белән кызыксынып торганлыгы да билгеле. Туган ягыбыз тарихын өйрәнүче якташыбыз Раиф Фәтхелбаян улы Мәрданов архивлардан "Йолдыз" газетасының 1912нче ел 5нче гыйнвар номерында басылган некрологның күчермәсен музейга тапшырды. Анда Вятка губернасы Алабуга өязе Мордвый авылы имамы Кыйвам Бигашевның хатыны Хөсниҗиһанның вафаты турында хәбәр ителә. Шунда ук мәрхүмәнең Иж-Бубый азанчысы Җиһангәрәй Әхмәтҗановның башта Юнәдә, кияүгә биргәч, Мордвыйда мөгаллимәлек иткән кызы икәнлеге дә искәртелә. Бу инде, әлбәттә, безгә авылыбызның һәм Иж-Буби мәдрәсәсенең шул вакытта эшләп килгән нәшриятларда кызыксыну уяткан булуына бер дәлил булып тора.
Иж-Буби мәдрәсәсен тәмамлаганнар арасында журналистлар да бар. Шуларның иң күренеклесе - авылдашыбыз Ягъкуб Хәлили.
1913 елдан нәшер ителә башлап, бүгенге көндә хатын-кызларның яраткан киңәшчесенә әверелгән татар телендәге хатын-кызлар өчен беренче булган “Сөембикә” журналын дөньяга чыгаручы да, аның мөхәррире дә ул.
Беренче басмасында ук “Сөембикә” – хатын-кызларга махсус, ике атнага бер чыга торган әдәби, хокукый, икътисади, әхлакый, гыйльми рәсемле журнал” дип аңлатма бирелә. Журнал хатын – кыз яшәешенең барлык тармакларын, шул исәптән, иҗтимагый, сәяси, гаилә хәлләрен яктыртуны максат итеп куя.
“Сөембикә” 1913 елның 27 октябрендә Казанда бастырыла башлый һәм 1918 елның гыйнварынача чыгып килә. Аның барлыгы 115 саны дөнья күргән. Журналның бизәлеше үзенчәлекле: тышлыкта Сөембикә манарасы. “Сөембикә” авторларның күплеге белән игътибарны җәлеп итә. Ризаэтдин Фәхреддин, Сәгыйть Сүнчәләй, Нәҗип Думавилар (ул да Буби мәдрәсәсе шәкерте) журнал белән тыгыз бәйләнештә торганнар. Моннан тыш Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Журналда эчтәлеге, формасы ягыннан гаять кызыклы мәкаләләр урын ала торган була.
Материал Иж-Бубый авыл тарихы музее тарафыннан тәкъдим ителә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев