1нче балалар бакчасында масштаблы капиталь төзекләндерү эшләре бара
Ремонт эшләренә барлыгы 76 миллион сум акча бүленгән
“Алтын ачкыч” балалар бакчасы капиталь ремонт программасына керергә күпме генә тырышмасын, килеп чыкмый. Аның каравы, быел биредә башка бакчаларның төшенә дә кермәгән масштаблы капиталь ремонт эшләре алып барыла. Ремонт эшләренә барлыгы 76 миллион сум акча бүленгән.
1нче балалар бакчасы – районда иң иске бакчаларның берсе. 1986 елда кулланылышка тапшырылган. Шуннан бирле капиталь ремонт күрмәгән.
– Өлешләп нәрсәләрдер яңартылды. Әйтик, янгын сүндерүчеләр күрсәтмәсе нигезендә 2012 елда идәннәр алыштырылды, – дип сөйлибакча мөдире Гөлнара Ринатовна. – Ә менә мондый масштаблы ремонтның булганы юк иде әле. Шуңа күрә безне өстәмә рәвештә мәктәпкәчә мәгариф оешмалары капиталь ремонты программасына кертүләренә без бик тә сөендек. Район, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт.
Ремонт эшләре 27 майда башланган. Октябрь аена тәмамлау планлаштырыла. Шул вакытта балалар иске йортларына килгәч, өр-яңага эләгәчәкләр. Чөнки масштаблы ремонт кысаларында бөтен нәрсәне дә алыштыру планлаштырыла.
Сметага түбәне җылыту һәм алыштыру, фасадны җылыту һәм тышлау, керү уңаен ремонтлау, ишек һәм тәрәзәләрне алыштыру, барлык инженерлык челтәрләрен – электрика, җылылык, суүткәргеч, канализацияне алыштыру кергән. Түшәм, баскыч һәм култыксалар яңарачак, беренче катта җылы идән булачак.
Яңа янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе куелачак. Сүз уңаеннан, яңа линолеум да янгынга каршы үзенчәлеккә ия булачак.
Кабинетлар, коридорлар, санузел, аш бүлмәсе, кер юу бүлмәләренең эчке эшләнеше яңартылачак.
– Төсләргә килгәндә, тәрбиячеләр белән бергәләп аларны сайладык инде. Соңгы сүзне дизайнер әйтер, – ди Гөлнара Ринатовна.
Керү уңаендагы төп юл да ремонтлана. Элек склад буларак файдаланылган зур балконда файдалы мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Хәзер аларны кабинетлар өчен җылыталар. Чыннан да, әкият түгелмени?!
Капиталь ремонт эшләрен Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант” төзүчеләре башкара. Эш барышы катгый контрольдә тотыла. Гөлнара Ринатовна һәм хуҗалык эшләре буенча мөдир Светлана Баһаветдинова мастер Манук Айвазян белән берлектә уртак планеркалар уздыралар. Объектка Тигран Саркисович үзе дә тикшерү белән еш килә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Латыйпов та урынлы киңәшләрен биреп китә. Атнага бер тапкыр район башлыгы Ленар Нургаянов та комиссия белән килә. Җыеп әйткәндә, бер генә әйберне дә күз уңыннан ычкындырмаска дигән уртак максат куеп эшләнә.
– Балаларны лаеклы каршы алыр өчен ремонттан соң коллектив белән бергәләп территорияне тәртипкә китерербез, – дип йомгаклый Гөлнара Ринатовна.
Хәзердән үк балаларны нинди бәйрәм көтәчәген күзаллау авыр түгел!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев