2017 елның истәлекле вакыйгалары
2017 ел тарихка кереп кала. Районда ул нинди истәлекле вакыйгалары белән истә калачак? 2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булып тарихка кереп кала. Әгерҗе районының 90 еллык юбилее билгеләп үтелде. ЗАГС хезмәте оешуга йөз ел тулды. Районда мәгариф системасы оешуның 90 еллыгын бәйрәм иттеләр. Әгерҗедә...
2017 ел тарихка кереп кала. Районда ул нинди истәлекле вакыйгалары белән истә калачак?
2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булып тарихка кереп кала.
Әгерҗе районының 90 еллык юбилее билгеләп үтелде.
ЗАГС хезмәте оешуга йөз ел тулды.
Районда мәгариф системасы оешуның 90 еллыгын бәйрәм иттеләр.
Әгерҗедә беренче тапкыр "Пчелино" бал бәйрәме узды.
Үтеп баручы елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле визит белән Әгерҗегә килделәр.
Районда 51 сугыш һәм тыл ветераны 90, 95 яшьлек юбилейлары уңаеннан район җитәкчеләре һәм авыл башлыкларыннан котлаулар кабул итте.
Кадыбаш мәктәбе, "ТР гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе гранты"на ия булып, бер миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде.
2нче мәктәп, "Уңышлы мәктәп" бәйгесендә катнашып, 500 мең сум грантка лаек булды.
"Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика бәйгесендә катнашып, Әгерҗедәге "Кировское" ТОСы - ярты миллион, "Альфа" ТОСы 160 мең сум грант отты.
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "РИТЭК" җәмгыяте уздырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып, 300 мең сум грантка ия булды.
Әгерҗедә Рөстәм Миңнеханов катнашында "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды.
Азевода республика программасы буенча төзелгән яңа клуб ачу тантанасы булды.
Әгерҗедә "Орешник" ял паркында чаңгы базасы ачылды.
Исәнбай Мәдәният йорты республика программасы буенча капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты.
Красный борда "Алмалы" лагеренда зур төзекләндерү эшләре башкарылды.
2016-17 уку елында 4нче балалар бакчасында һәм Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасына капиталь төзекләндерү уздырылды.
Көчектә республика программасы буенча, Иж-Бубыйда иганәчеләр ярдәме белән, Девәтернәдә грант акчасына спорт һәм уен мәйданчыклары барлыкка килде.
Экология елында Барҗы-Умгада Салихҗан чишмәсе төзекләндерелде.
Сокманда мәчет ачу тантанасы булды.
2018 ел башында Әгерҗедә "Радуга талантов" балалар иҗаты йорты ачыла.
Күләгәштә 30 урынга исәпләнгән башлангыч мәктәп-балалар бакчасы төзелә.
Иж-Бубыйда атаклы сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов йорты төзелеше дәвам итә.
Девәтернә мәктәбе - йөз, Исәнбай мәктәбе 120 еллык юбилейларын бәйрәм итте.
Казанда узган өченче Татарстан халыклары съездында Әгерҗе делегациясе дә катнашты.
Бөек Җиңү бәйрәмендә беренче тапкыр ретро автомобильләр парадын карау мөмкин булды.
Быел районда Сабан туе беренче тапкыр июль аенда узды.
14 укучы мәктәпне медальгә тәмамлады. Салагыштан Илназ Баһаутдинов, Кичкетаңнан Инзилә Бәшәрова, Исәнбайдан Нияз Симаков, 3нче мәктәптән Карина Нуриева Россия һәм Татарстан медальләренә ия булдылар.
2нче мәктәп укучылары республика Президент ярышларында җиңү яулады.
Медицина хезмәткәрләре "Сәламәтлек" спортакидасының зона этабында - беренче.
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы оештырган "Барлык юллар безнең авылга илтә" бәйгесендә Кичкетаң авылы җиңү яулады.
Кырындыда яшәүче олпат язучы Габдулла Галиевның "Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр", "Мәхәббәт һәм мәкер" китаплары дөнья күрде.
Шаршады егете Вадим Карабанов НТВ каналында "Ты супер. Танцы" проектында катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев