Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

2023 елда Әгерҗе районында нинди истәлекле вакыйгалар булды?

Җиңү мәйданындагы Мәңгелек ут янында Хәтер стенасын ачу тантанасы узды

“Ел тәрбиячесе“ Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы ике ел рәттән Әгерҗедә узды. 8нче балалар бакчасында Әгерҗе, Менделеев, Минзәлә районнарыннан тәрбиячеләр осталыкта сыналды. 

1нче гимназиядә, Сарсак-Омга лицеенда, Тәбәрле авылында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә мемориаль такталар ачылды. 
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан Әгерҗе егете Сергей Гугалоны Ватан сакчылары көне уңаеннан Казанда узган зур чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Батырлык ордены белән бүләкләде. 

“Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында Әгерҗедәге Фәттаховлар һәм Гасыймовлар гаиләләренә сертификатлар тапшырылды. 

Әгерҗедә С.Кулышев урамында ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен ун шәхси йорт сафка басты. 

Кырындыда яшәп иҗат иткән язучы Габдулла ага Галиев гомер кичергән йортка мемориаль такта куелды. 

Әгерҗедәге ябык футбол манежында 2014 елгы футболчылар арасында узган республика ярышында Илдар Идиятов җитәкчелегендәге “Локомотив“ командасы – беренче, Алексей Колчинның “Спутник“ командасы икенче урыннарны яуладылар. 

Иж-Бубыйда сигезенче тапкыр төбәкара “Буби укулары“ узды. 

Республика программасы буенча Әгерҗедә – өч, Красный борда биш күпкатлы йортның ишегаллары төзекләндерелде. 

Иж-Бубыйның “Хыял“ һәм “Карусель“ бию ансамбльләре, Әгерҗедән җырчы Анастасия Савинова, сүз остасы Данил Закиров “Созвездие-Йолдызлык“ фестиваленең Казанда узган гала-концертында балкыдылар. 

“Мәдәни салават күпере“ фестивалендә районыбызның 34 иҗат коллективы катнашты. 

Яшь иҗатчыларның “Көмеш кадәм“ фестивале быел 20нче тапкыр узды. 

9 Май – Җиңү бәйрәмен бердәнбер сугыш ветераны Сәүбән Миңнехуҗин һәм концлагерьның кече яшьтәге тоткыны Валетина Титова каршы алдылар. 
Җиңү көне алдыннан уздырылган велоузышта 450 кеше Тобадан Әгерҗегә кадәр 32 чакрым юл үтте. 

Җиңү мәйданындагы Мәңгелек ут янында Хәтер стенасын ачу тантанасы узды. 

Районда “Алдынгылар хәрәкәте“ балалар һәм яшьләр берләшмәсе оешты. 

Пеләмеш авылында узган Семык республика бәйрәме дүрт меңнән артык кунакны кабул итте. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мари Иле Республикасы башлыгы Юрий Зайцев катнаштылар. 

Тирсәдә ГТО нормаларын тапшыруга тәгаенләнгән спорт мәйданчыгы ачылды. Кадрәктә дә республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы кулланылышка тапшырылды. 

Районыбызның 21 укучысы “Укудагы аерым уңышлары өчен“ медаленә лаек булды. Бердәмдәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча Әгерҗе районы – республикада бишенче урында. Дүрт укучы берәр дәүләт  имтиханын 100әр баллга тапшырды. 

Федераль программа кысаларында Әгерҗедә 18,2 чакрым озынлыкта җылылык челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы алыштырылды.  

Бимада “Барлык буын чик сакчыларына“ дип аталган мемориал ачылды. 

Тәбәрлеавылының 470 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. 

Түбән Кама агросәнәгать филиалының Әгерҗедәге көллияте тулай торагында зур ремонт эшләре алып барылды. Училищеның 95 еллыгы билгеләп үтелде. 

Әгерҗедәге К.Маркс урамындагы ике чакрымнан артык юлтөзекләндерелде һәм реконструкцияләнде. 

Көчек һәм Кичкетаң мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы“ үзәкләре ачылды. 

Әгерҗедә Ленин паркы төзекләндерелде. 

Чаңгы спорты буенча Олимпия чемпионнары Тамара Тихонова һәм Сергей Устюгов катнашында узган чаңгыроллерларда узышу бәйгесендә 200 чаңгычы стартка басты. 

Көзен Әгерҗедә алты участокка агач үсентеләре утыртылды. Дүрт аллеяга Советлар Союзы Геройлары исеме бирелде. 

Әгерҗе талантлары Казанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлапконцерт куйдылар. 

Кадыбаш мәктәбенең 125 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. 

Яңавылда фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев