Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

2024 елның 1 мартыннан авыл хуҗалыгы терлеген маркировкалау мәҗбүри булачак

Авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау нигә кирәк?

Маркировкалау мөгезле эре терлеккә, дуңгызлар, сарыклар, кәҗәләр, йорт кошлары, куяннарга, бал кортларына кагыла. Эре предприятиеләрне дә, шәхси хуҗалыкларны да колачлый.

Авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау нигә кирәк? Безнең районда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылган инде һәм якын арада нинди ветеринар чаралар уздырылачак? Бу хакта Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Ирина СВЕТЛИШИНА сөйли.

–    Авыл хуҗалыгы терлеген маркировкалау,  ягъни аларны исәпкә алу эше 2020 елда ук башланган иде. Шушы чор эчендә безнең районның “Нәүрүз”, “Наҗар” кебек эре хуҗалыкларындагы һәм фермер Сәхипов хуҗалыгындагы 6 мең баш мөгезле эре терлек исәпкә алынды инде. Бу эшнең дәвамы буларак, әлеге хуҗалыклар бүгенге көндә яңа туган бозауларны маркировкалау белән мәшгуль. Димәк, әлеге хуҗалыкларда булган барлык мөгезле эре терлек исәпкә алынды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.  

Ничек исәпкә алуны, ягъни маркировкалау чарасын сайлау мөмкинлеге бар. Бу бирка, тире астына куела торган чип һәм башка төрле билге була ала. Маркировкалаган терлек хакындагы мәгълүмат махсус терминал ярдәмендә “Агрополе” программасына кертелә. Безнең райондагы өч ветеринария участогына да (Тирсә, Исәнбай, Көчек) әлеге терминаллар кайтарылды инде. Ул интернет ярдәмендә эшли, димәк, исәпкә алу эшен урында ук башкару мөмкинлеге тудырыла. Терминаллар белән эшләү күнекмәләре булдыру максатыннан ветеринарлар өчен махсус укулар уздырыла. 

“Агрополе” программасында тупланган барлык мәгълүмат алга таба ветеринария өлкәсендәге федераль дәүләт бердәм мәгълүмат системасына (ФГИС) тапшырылыр дип көтелә. Димәк, аларның барысы да бер базада урын алачак. Анда терлек турында тулы мәгълүмат булачак: кайчан туган, нинди прививкалар һәм вакциналар ясалган, кайчан кан алынган һәм башкалар. Әлеге система алга таба терлекләр арасындагы авырулар чыганагын тиз арада ачыклау, аларны булдырмый калу мөмкинлеге бирәчәк. Терлекчелек продукциясен контрольдә тоту өчен шартлар тудырачак. Димәк, терлекне исәпкә алу эше үз иминлегебез өчен кирәк. 

1 февральдән районның шәхси хуҗалыкларында язгы ветеринар чаралар башлана. Нәкъ шул вакытта әлеге хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекне маркировкалау эше дә старт алыр дип көтелә. Безнең алда бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда исәпләнүче дүрт меңгә якын терлекне маркировкалау бурычы тора. Ул – бик күләмле эш. Бу яклап без шәхси хуҗалык башлыклары белән аңлашып эшләүгә өметләнәбез. 

Белешмә: 
2023 елның 1 сентябреннән 2022 елның 28 июнендә кабул ителгән Федераль закон (№221) үз көченә керә. Әлеге документ нигезендә “Ветеринария турындагы” законга үзгәрешләр һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау гамәлгә керә. Шул ук вакытта терлекләрне мәҗбүри маркировкалау 2024 елның 1 мартыннан да иртәрәк башланмаячак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев